"Зәңгәр Ыгым хыялымда" исемле китабын кулга алдык!

2021 елның 24 августы, сишәмбе

#Биюрганскаябиблиотека#МФЦАкчарлак#Авылымкүңелемдәяши#Хәтеркөне##ЧебенлеавылыкызыРәзинәНасыйбуллина#ЗәңгәрЫгымхыялымда#презентациякниги
Рәзинә Мәсгут кызы Насыйбуллина-Закирова 1953 елның 14 мартында Татарстан Республикасының Минзәлә районы Чебенле (Тойгузино) авылында туган. Журналистикада 30 ел, шуның 20 елын Тукай районының «Якты юл» газетасында иҗади хезмәткә багышлады, дистә елга якын редактор урынбасары булып эшләде. Шигырьләр, хикәяләр яза. 2005 елда «Әрем исе» шигырьләр китабы дөнья күрде. Татарстан Республикасы журналистлар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре. 2007 елдан «Чаллы-ТВ» телерадиокомпаниясендә телевидение буенча директор урынбасары булып эшләде.Бүген без аның өр-яңа иҗат җимеше- "Зәңгәр Ыгым хыялымда" исемле китабын кулга алдык! Котлыйбыз сезне, иҗат уңышлары телибез!

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International