Кисәтү 2021 елның 21-26 августында Татарстан Республикасы территориясендә урманнарның югары янгын куркынычы (4 сыйныф) һәм урманнарның гадәттән тыш янгын куркынычы (5 сыйныф) сакланачак. 2021 елның 26 августында төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән томан көтелә.
Көнчыгыш Кама аръягы һәм Кама аръягы буенча: Алмашынучан болытлы һава.
Күпчелек явым-төшемсез. Төнлә һәм иртән урыны белән томан.
Җил төньяктан, төньяк-көнчыгыштан секундына 5-10 м, көндез урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр.
Минималь һава температурасы төнлә +7..+12˚.
Көндез максималь һава температурасы +24..+27˚.