2021 елның 25 августында Яр Чаллы шәһәренең"Энергетик" мәдәният йортында Тукай муниципаль районы педагогик хезмәткәрләренең традицион август конференциясе узды.
Август конференциясе эшендә район башлыгы Фаил Камаев, ТР мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе урынбасары Светлана Захарова, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Айрат Ибраһимов , РФ Пенсия фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин,мәктәп директорлары, яшь белгечләр, ветераннар,авыл җирлекләре башлыклары,хокук саклау органнары, предприятие, авыл хуҗалыгы оешмалары, оешма җитәкчеләре, район Советы аппараты һәм Башкарма комитеты хезмәткәрләре катнашты .
2020-2021 уку елына йомгак ясады һәм 2021-2022 елга планнар билгеләде.
