Тукай район үзәк хастаханәсенә беренчел медицина ярдәме күрсәтү өчен җиһазландырылган тагын бер партия машина кайтты. Алар Кече Шилнә, Яңа поселогы , Иске Теләнче фельдшер-акушерлык пунктларына беркетелгән. Медицина хезмәткәрләренә машина ачкычларын район башлыгы Фаил Камаев һәм хастаханәнең баш табибы Галим Сабирҗанов тапшырдылар.