30 августта Татарстан Республикасы халкы үз дәүләтчелегенең тууын-республиканың оешу көнен бәйрәм итә. Бу көнне 1990 елда республика Югары Советы Татарстан ССРның дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул итте. Республика башкаласы-Казан шәһәре.
2021 нче елның 30 нчы августында Княз мәдәният йорты хезмәткәрләре, «Волонтер» клубы әгъзалары белән берлектә, Татарстан Республикасы көне уңаеннан «Триколор» дип исемләнгән патриотик акция үткәрделәр. Акцияне оештыручылар Татарстан Республикасы флагы белән Князево авыл җирлеге урамнары буйлап уздылар һэм тасмалар тараттылар.
Кенәз мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева