Тукай районы ветеринария берләшмәсе «Иң яхшы ветеринария берләшмәсе» номинациясендә беренче урынга лаек булды

2021 елның 1 сентябре, чәршәмбе

Казан шәhәрендә ветеринария хезмәткәрләренең hөнәри бәйрәме уңаеннан тантаналы чара узды.

Анда Тукай районы ветеринария берләшмәсе «Иң яхшы ветеринария берләшмәсе» номинациясендә беренче урынга лаек дип табылды. Иске Абдул авыл җирлегенең ветеринария участогы мөдире Рафис Бикмөхәммәтовка «Татарстан Республикасының атказанган ветеринария табибы» исеме бирелде. Район ветеринария берләшмәсе башлыгы Ленар Хәйбуллинга хакимияттә узган киңәшмәдә районы башлыгы Фаил Камаевның мактау грамотасы да тапшырылды.

 Чыганак:"Якты юл "газетасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International