Федераль льготниклар 1 октябрьгә кадәр социаль хезмәтләр алу формасын сайларга тиеш

2021 елның 6 сентябре, дүшәмбе

Социаль хезмәтләр җыелмасын алу хокукына ия федераль льготниклар 1 октябрьгә кадәр социаль хезмәтләрне натураль формада яки киләсе елда акчалата эквивалентта алырга тиеш. Шул ук вакытта законнар социаль хезмәтләр җыелмасын тулысынча да, өлешчә дә акчалата алмаштыруны күздә тота.

Хезмәт күрсәтү исемлегенә дарулар белән тәэмин итү, санаторийларга юллама алу, шәһәр яны тимер юл транспортында, шулай ук дәвалану урынына бару һәм кире кайту өчен шәһәрара транспортта бушлай йөрү керә.
Хезмәтләрне акчалата кайтаруны сайлаган очракта, аена 1 211 сум 66 тиен исәпләнәчәк. Әлеге хезмәт җыелмасының акчалата эквиваленты ел саен индексацияләнә.

Акча файдасына сайлаучылар, ташламалы дарулар кирәк булган очракта, аларны мөстәкыйль рәвештә үз акчасына сатып алачак. Хезмәтләрне натураль рәвештә сайлап алган очракта, дарулар, шул исәптән кыйммәтлеләре дә, бушлай биреләчәк.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International