Укучылар спартакиадасы

2013 елның 20 мае, дүшәмбе

Казанда укучыларның IX спартакиадасы кысаларында җиңел атлетика буенча ярышлар үткәрелде. 1996-1998 елгы яшүсмерләр арасында үткәрелгән әлеге бәйгедә 7 шәһәрдән 31 команда көч сынашты. 18 команда арасында район спортчылары IV урынны яулады. Иң-иңнәр дә билгеле булды.

I урында – Мусабай-Заводтан Риназ Хәйруллин (киртәләр аша 400 метрга йөгерү).

II урында – Мус. Заводтан Риназ Хәйруллин (400 метрга йөгерү).

II урында – Бордыдан Чулпан Җамалиева (сикерү).

III урында – Бордыдан Кузьма Соловьев (сикерү).

III урында – Бордыдан Кузьма Соловьев (көрәш).

 


Якты юл

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International