Илле еллык мәхәббәт

2021 елның 7 сентябре, сишәмбе

Мәләкәс авыл җирлегендә яшәүче Хановлар гаиләсе «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале белән бүләкләнде.Гөлнур һәм Ренат Хановларга әлеге бүләк Тукай районы үсешенә лаеклы өлеш керткәннәре өчен һәм алтын туйлары – бер гаилә булып яши башлауларының 50 еллыгы хөрмәтенә  тапшырылды. «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» истәлек медале РФ «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне»нең оештыру комитеты тарафыннан бирелә. 
/ Рөстәм Зәкиев фотосы. 
 

Чыганак:"Якты юл" газетасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International