Терлек азыгы әзерләү дәвам итә

2021 елның 8 сентябре, чәршәмбе
Районда малларга кышка азык әзерләү төп эшләрнең берсе булып кала бирә.

Кукурузны силоска салуны «Ярыш» ҖЧҖ авыл хуҗалыгы предприятиесендә һәм «Вилданов» крестьян-фермер хуҗалыгында инде тәмамладылар. Район басуларында тагын 1508 гектарда кукурузны җыеп аласы бар. Азык әзерләүдә «Парадиз» ҖЧҖ, «Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе» ҖЧҖ, «Ярыш» ҖЧҖнең күрсәткечләре яхшы. Районда бер баш шартлы терлеккә 24,5 центнер азык берәмлеге әзерләнгән. 

Чыганак:"Якты юл "газетасы 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International