8 сентябрь көнне Тантаналар сараенда Ана (гаилә) капиталы сертификатын тапшыру тантанасы узды.
Чараның хөрмәтле кунагы Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башлыгы урынбасары Ирина Сагидуллина булды. Ул Тукай гаиләләрен балалар туу белән котлады һәм 3 әнигә сертификатлар тапшырды.
Җылы сүзләргә ГХАТ идарәсе җитәкчесе Равилә Зарипова һәм шәһәр Пенсия фонды җитәкчесе урынбасары Татьяна Мульканова да кушылды.
Исегезгә төшерәбез, ана капиталы программасы 2007 елдан бирле гамәлдә. Тукай районында ана капиталына 3,2 меңнән артык сертификат бирелгән, 3 мең гаилә 1,4 млрд.сумлык акча белән файдаланган.
Акча белән биш юнәлеш буенча эш итәргә мөмкин: торак шартларын яхшырту, балалар өчен белем бирү хезмәтләре өчен түләү, әнинең булачак пенсиясен формалаштыру, инвалид балалар җәмгыятенә социаль адаптация һәм интеграция өчен товарлар һәм хезмәтләр өчен түләү, икенче бала 2018 елның 1 гыйнварыннан соң туган (уллыкка алынган) гаиләләргә ай саен түләү.
Гаиләләргә ярдәм итү программасы 2026 елга кадәр озайтылды, ягъни сертификат алу хокукына ия булган бала 2026 елның 31 декабренә кадәр туган яки уллыкка алынырга тиеш. Шул ук вакытта, элеккеге кебек үк, сертификат алу һәм аны акча белән эш итү вакыты чикләнмәгән.
2021 елда ана капиталы күләме:
беренче балага 483 882 сум.,
икенче балага 639 432 сум тәшкил итә, әгәр гаилә беренче бала туганда сертификат алмаса.