11 сентябрьдә, Яр Чаллыда көзге ярминкәләр эшли башлаячак. Биредә якын-тирә районнарда җитештерелгән яшелчә, җиләк-җимеш, бал, сөт һәм ит продуктлары сатылачак. Тукай районы җитештерүчеләре ел саен әлеге ярминкәләрдә катнашалар, шәһәр халкына үз продукцияләрен тәкъдим итәләр. Тукайлылар шимбә көнне ГЭС бистәсенең «Строитель» стадионы каршындагы мәйданга чыга. Ярминкәләр 25 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.