Армспорт алдынгылары

2013 елның 20 мае, дүшәмбе

Арчада X Спартакиада кысаларында армспорт буенча ТР чемпионаты үтте. Әлеге ярышларда Татарстанның төрле районнарыннан 16 команда көч сынашты. Безнең районны 2 спортчы яклады.

Хатын-кызлар арасында 75 килограммдагы авырлыкта II урынны Европа Беренчелеге көмеш призын алучы, спорт мастерына кандидат, республикада гына түгел, бөтенроссия конкурсларында беренчелекне алып барган Алия Шәмсиева (Түбән Суыксу) яулап алды.

Ир-атлар арасында 80 килограммга кадәрле авырлыкта шулай ук II урынга республика конкурслары призеры, спорт мастерына кандидат Илфат Әхмәтҗанов (Яңа Бүләк) лаек булды.

Спортчыларны ярышка ТРның физик культура һәм спорты отличнигы, югары категорияле тренер Мөсәвир Әгъзамов әзерләде.

 

Якты юл

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International