Мәгълүмат бирүне Ленинград халкының 900 каһарманлыгы һәм батырлыгы, блокаданың тарихи өзелеше турында тарихи белешмә белән таныштырудан башладык. Аннан соң укучылар «Ленинград блокадасы»дигән презентация карадылар. Блокада вакытында кечкенә ленинградлыларның ачлык, салкынлык, үлем белән ничек көрәшүләрен белделәр. Сугышның беренче көннәреннән үк өлкәннәргә ярдәм итәргә тырышулары : фронтка киткән әти-әниләр урынына станокларга басып эшләүләре, оборона ныгытмалары төүдә катнашулары укучыларда соклану белән тыңладылар,шулай ук Ленинград блокадасының 125 грамм ипие турында белделәр.
Соныннан авыл җирлегендәге һәйкәлгә чәчәкләр салдылар