Түбән Кама шәһәрендә 2000-2002 елгы яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча Татарстан Республикасы беренчелеге үтте.
32 килограммлы үлчәү авырлыгында Нурислам Әхмәтов (Круглое Поле) һәм 42 килограммлы үлчәү категориясендә Илназ Рамазанов (Биклән) – II урыннарны, 35 килограммлы авырлыктагы Азамат Гайнетдинов (Круглое Поле) III урынны алдылар.
Җиңү көненә һәм «Динамо» клубының оешуына 90 ел тулу уңаена багышланган X Республика турниры үткәрелде. Ул шулай ук грек-рим көрәше буенча уздырылды. Монда үз авырлыкларында Илнур Рамазанов (Биклән) һәм Николай Хөсәенов (Бәтке) III урыннарны яуладылар.