9 сентябрь көнне ГТО үзәгенең күчмә комиссиясе Әҗмәкәй авыл җирлегендә яшәүчеләрдән ГТО нормативларын кабул итте. ГТО нормативларыннан түбәндәгеләр кабул ителде: аркада ятып гәүдәне күтәрү, ике аяк белән урыннан озынлыкка сикерү, гимнастик эскәмиядә аягүрә басып торудан алга авышу, югары тарты һ.б.