Круглое Поле кызлары уңышлы чыгыш ясады

2013 елның 20 мае, дүшәмбе
Яр Чаллының «Нур» яшьләр үзәгендә «Хәрәкәт» дип аталган спорт һәм сәнгать иҗаты республика фестивале үтте. Әлеге конкурста Круглое Поле кызлары катнашты. IV сыйныф укучысы Альбина Туктаева матур итеп җырлады. Ә IX сыйныфны тәмамлаучы Анна Рогова рәсем ясады. Калган 7 кыз үзләре уйлап тапкан бию белән таң калдырды. Кызларны фестивальгә Мәүлидә Икътисамова әзерләде.


Якты юл
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International