Бәрәңге игү – мәшәкатьле хезмәт

2021 елның 13 сентябре, дүшәмбе

Бәрәңге – иң яратып ашый торган ризыкларыбызның берсе. «Татар халык ашлары» китабына күз салсак, анда бәрәңге күпчелек милли ашларыбызның нигезендә ята. Аны юкка гына «икенче икмәк» дип йөртмиләр. Әмма бәрәңгене үстерү, тәрбияләп тору, мул уңыш алу бер дә җиңел эш түгел. 

Бәрәңгене корткыч бөҗәкләр дә бик ярата, тишелеп чыгу белән колорадо коңгызы баса, бүлбеләре барлыкка килгәч проволчница дигән суалчан тишкәли башлый. Ничә мәртәбә чүбен утарга кирәк, өяргә, рәт араларын ярырга... Кыскасы, бәрәңге игү – мәшәкатьле хезмәт. Шуңадырмы, соңгы елларда авыл хуҗалыгы оешмалары бәрәңге үстереп маташмыйлар. Әмма бу эштән курыкмаган эшмәкәрләр бар, алар бәрәңге үстереп халыкны ашаталар, сәүдә итеп табыш алалар.

Тукай районында быел ике хуҗалыкта бәрәңге үстерделәр: «Миңнеханов» крестьян-фермер хуҗалыгында һәм «Шилнә» җитештерү кооперативында.

Бәрәңге уңышы коры елны ничегрәк соң? Шәхси хуҗалыкларда, әйтик, төрлечә чыга, диләр. Сорауга җавап табу йөзеннән без «Шилнә» җитештерү кооперативы кырларына – Сәмәкәй ягына юл тоттык. Без килгәндә бәрәңге алу комбайны уңыш җыя иде. Кооператив быел бәрәңгене 100 гектар җирдә утырткан, инде шуның 22 гектары казып алынган. Гектарыннан уртача 250 центнер уңыш чыга. Биредә бәрәңге үстерү белән генә шөгыльләнәләр. Безнең җирлектә яхшы уңыш бирә торган Венета, Скарлетт, Гала сортларын утыртканнар. Иртә һәм урта срокларда өлгерә торган бүлбеләр барысы да Европадан кайтарылган.

Җитештерү кооперативы җитәкчесе Алмаз Йосыпов белән сөйләшәбез. Кооператив бәрәңге үстерү өчен басуларны арендага ала икән.

– Хәзер бәрәңге басуына тагын бер комбайныбыз киләчәк, – диде ул. –  Мәктәп туклануы өчен бәрәңге алабыз, аны сайлап кына җыябыз. Бөтен Тукай районы һәм Чаллы шәһәре мәктәпләре ашханәләрендә уку елы буена без үстергән бәрәңге ризыклары булачак. Заявка буенча атнасына 25 тонна бәрәңге җибәреп торабыз.

Без эш процессын күзәтәбез. Комбайн бәрәңгене казып чыгара, транспортер аша бункирга килгәндә бәрәңге сортларга аерыла: өч хатын-кыз вакларын һәм черекләрен аерып баралар. Бункир тулгач бәрәңге машинага бушатыла.

Үстерелгән уңыш җитештерү кооперативының яшелчә саклау складларына кайта. Биредә бәрәңгене саклау өчен барлык шартлар тудырылган. Бу культураны саклау катлаулы эш – дымлылык артмасын, салкын кереп өшемәсен, вакытында җилләтү дә кирәк.

– Сораучыларга бәрәңгене күпләп сатабыз, ярминкәләргә алып чыкканыбыз юк, – дип әңгәмәсен дәвам итә җитәкче. – Быел корылык булды, бәрәңгене җәй буе су сибеп үстердек. Уңыш төрле басуда төрлечә чыкты. Менә бу басуда җәй буе бер тамчы да яңгыр таммады.

«Шилнә» җитештерү кооперативы зур түгел, төп эшчеләре җиде кеше, утырту-алу сезонында эшчеләрне яллыйлар. Механизаторлары үзләренеке.

– Быел 22 мең тонна бәрәңге сатсак бик яхшы булыр иде. Тырышлык бушка китмәсен. Аның чыгымнары да шактый бит. Су сиптерү өчен генә дә күпме электр энергиясе кирәк, ашламалар, корткычлардан саклау өчен препаратлар сатып алмыйча булмый.

Кооператив җитәкчесе Алмаз Йосыпов шушы төбәк кешесе – күрше Минзәлә районы Хуҗамәт авылында туып-үскән. Һөнәре белән умартачы булса да, җирне ярата. Кооперативта 1999 елдан эшли. Җитәкче итеп аны ул вакыттагы кооператив рәисе Евгений Комиссаров тәкъдим итә. Биредә эшләүчеләр Алмаз Зөфәр улын тырыш, җитез, таләпчән җитәкче дип бәялиләр.

Бәрәңге басуыннан складларга – Сәмәкәй авылына киләбез. Биредә «икенче икмәк»не сортларга тагын бер кат аерып саклауга куялар. Вакларын, чери башлаганнарын аерым җыялар, яхшы дип саналганнарын автомат станок сетка капчыкларга тутырып бара. Бөтен операцияләр дә автоматлаштырылган, карап кына торырга кирәк. Биредә ике склад, һәрберсенә 400 тонна бәрәңге сыя икән.

– Дәүләт тарафыннан ярдәм бармы? – дип сорыйбыз җитәкчедән.

– Гамәлдәге авыл хуҗалыгы программаларына керергә тырышабыз. Менә хәзер киләсе елга орлык сатып алу өчен субсидия алырга документларны тапшырдык. Сайлап алудан үтәрбезме, юкмы – өмет итәбез. Быел су сиптерү җиһазларын яңартырга уйладык. Эшчеләргә хезмәт хакларын вакытында биреп барабыз.

Кооператив хезмәтчәннәре үстергән бәрәңгеләр йомры, чиста. Мәктәп туклануы комбинатына китәселәре аеруча матурлар. Аларны үстергәндә дә ашламаларны тиешле нормада гына кулланалар. Бәрәңге тиешле экспертиза үтә, шуңа күрә биредә технологияне җиренә җиткереп үтиләр.

«Шилнә»леләрнең бәрәңгене ярминкәләрдә сатмавы гына бераз кызганыч, әлбәттә. Үзебездә җитештерелгән чиста ризыкны яратып алырлар иде. Бәлки киләчәктә анысына да өлеш чыгар. Ә мәктәп балаларын уку елы буе «икенче икмәк» белән тәэмин итеп торулары өчен «Шилнә»леләргә рәхмәт.

/ Рөстәм Зәкиев фотосы.

Чыганак:"Якты юл "газетасы 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International