2021елның 15 нче сентябрендә Тантаналар сараенда Ана (гаилә) капиталы сертификатын тапшыру тантанасы узды. Чараның хөрмәтле кунагы РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина булды. Ул Тукай гаиләләрен балалар туу белән котлады һәм 2 гаиләгә сертификатлар тапшырды.
Җылы сүзләргә шәһәрнең Пенсия фонды җитәкчесе, шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов та кушылды.
Исегезгә төшерәбез, ана капиталы программасы 2007 елдан бирле гамәлдә. Тукай районында ана капиталына 3,2 меңнән артык сертификат бирелгән, 3 мең гаилә 1,4 млрд.сумлык акча белән файдаланган.
Гаиләләргә ярдәм итү программасы 2026 елга кадәр озайтылды, ягъни сертификат алу хокукына ия булган бала 2026 елның 31 декабренә кадәр туган яки уллыкка алынырга тиеш.
Шул ук вакытта, элеккеге кебек үк, сертификат алу һәм аны акча белән эш итү вакыты чикләнмәгән. 2021 елда ана капиталы күләме: беренче балага 483 882 сум., икенче балага 639 432 сум тәшкил итә, әгәр гаилә беренче бала туганда сертификат алмаган булса
