«Конструктив» Республика форумы үткәрелә.

2021 елның 17 сентябре, җомга

«2014-2025 елларга Татарстан Республикасында террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау» ярдәмче программасын тормышка ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, «Татарстан Республикасы Иҗади яшьләр академиясе» Региональ иҗтимагый оешмасы белән берлектә, Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты ярдәмендә, 2021 елның 24-27 сентябрендә «Конструктив» Республика форумы (алга таба – Форум) үткәрелә.

Форумда катнашу өчен гаризаны сайтта бирүегезне сорыйбыз http://atmrt.ru/konstructiv  2021 елның 22 сентябренә кадәр. Форумны үткәрү турында тулырак мәгълүмат шулай ук сайтта урнаштырылган. Проект турында нигезләмә, мәгълүмати белешмә һәм социаль челтәрләрдә һәм ММЧда бастыру өчен текст кушымта булып тора.

Элемтә өчен җаваплы зат – Фаттахова Адилә Айрат кызы, +7 (987) 403-49-28,

wearetheworld.atm@gmail.com.

Приложение 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International