Комсомолец һәм Сәмәкәй мәктәпләрендә чара бик кызыклы үтте

2013 елның 21 мае, сишәмбе
Район мәктәпләрендә Универсиада дәресләре үтте.
XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасы 6-17 июльдә Казанда узачак. Илебез өчен әлеге чараның ни дәрәҗәдә мөһим булуын укучыларга Универсиадага багышланган дәресләр аша күрсәтәләр. Комсомолец мәктәбендә бу мәсьәләгә аеруча җитди караганнар. Алдагы дәресләрдә балаларга Универсиада гимны, тарихы, килеп чыгышы турында сөйләсәләр, бүгенгесе күбрәк Казанда үтәчәгенә багышланды.

Универсиада дәресләрендә район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Хәйдәр Сабитов та катнашты.

– Безнең район Универсиада объектларын төзүдә активлык күрсәтә. Менә хәзерге көндә Казан-Арена футбол стадионын төзеп бетерергә тиешләр. Әле шунысын да әйтеп китәм: Бигеш аэропорты запас аэропорт дип белдерелгән. Шуңа күрә безнең якта да, бәлки, чит ил спортчыларын күреп булыр. Укучылар, сез актив тормыш алып барыгыз. Начар гадәтләрдән саналган алкоголизмнан, тәмәке тартудан, наркотиклар кулланудан берүк читтә торыгыз! Сез – Татарстан Республикасының киләчәге, сезнең белән горурланырлык булсын! – дигән үгет-нәсихәт сүзләрен әйтте Хәйдәр Габдуллович.

Комсомолец мәктәбенең актлар залына җыелган V-XI сыйныф укучылары чыгыш ясаучыларны игътибар белән тыңлады. Универсиада белән бәйләнгән сорауларга бик теләп җавап бирде.

Район мәгариф бүлеге вәкиле Резидә Галиеваның әйтүенчә, Универсиада дәресләре ел дәвамында бөтен белем бирү учреждениеләрендә дә үткәрелгән. Аңа багышлап видеороликлар, презентацияләр ясау буенча «Команда-2013» конкурсының муниципаль этабы да узган. Казанга Борды һәм Иштирәк мәктәпләренең эшләре җибәрелгән. Алар район данын яклаячак. Моннан тыш, һәрбер мәктәптә Универсиадага багышланган тематик почмаклар бар. Әлеге дәресләрнең максаты, беренче чиратта, яшьләрдә актив һәм сәламәт яшәү рәвешен алып баруны пропагандалау.

Универсиада дәресләренең икенче өлешендә балалар урамга чыгып, спортның төрле төрләрендә көч сынашты: озынлыкка да сикерде, тизлеккә дә йөгерде, скакалка белән дә сикерде һ.б. Вакыт үткәне шулай сизелми дә калды.

Шундый ук дәресләр Сәмәкәй мәктәбендә дә уңышлы гына узды. Дәресләрне мәктәп директоры Миргасыйм Галимҗанов ачып җибәрде. Чараны V сыйныф укучылары җитәкчесе Алия Каһирова алып барды. Шулай ук Универсиадага багышланган теоретик өлештән соң балалар мини-ярышларда да катнашты.


Якты юл
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International