Тыл хезмәтчәне Сәетгәрәева Зинфира Дәүләтхуҗи кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Шушы истәлекле вакыйга уңаеннан юбилярны котларга Тукай муниципаль районы Башлыгы Ф.М. Камаев килде. Фаил Мисбахович аңа Россия Президенты В.В. Путин исеменнән котлау открыткасы һәм истәлекле бүләк тапшырды , юбилярга сәламәтлек, озын гомер һәм күңел күтәренкелеге теләде.
Зинфира Дәүләтхуҗиевна, үз чиратында, кунакларга килүләре һәм җылы котлаулары өчен рәхмәт белдерде