Сугыш чоры баласын 85 яшьлек юбилее белән котладылар.

2021 елның 20 сентябре, дүшәмбе

2021 нче елның 18 нче сентябрендә Княз мәдәният йорты, Княз авыл җирлегенең ветераннар һәм инвалидлар Советы хезмәткәрләре сугыш чоры баласы, хезмәт ветераны Хәсәнова Хәбибә Салих кызын 85 яшьлек юбилее белән котладылар.

Ул озак еллар «Сосновоборский»совхозында свинар – оператор булып эшли. Һәрвакыт эшкә намуслы һәм зур җаваплылык белән карады . Хәбибә Салих кызын чын күңелдән юбилее белән котладылар, нык сәламәтлек, озын гомер, күңел күтәренкелеге, бәхет, иминлек теләделәр һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.

  •  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International