2021 елның 18 сентябрендә, Коралчылар көне уңаеннан, балалар «Патриот»хәрби дан музеенда булдылар. Княз авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре яшь кунакларга Коралчылар көне, Совет һәм Россия ату коралларының конструкторы, техник фәннәр докторы, генерал-лейтенант, бөтен дөньяга танылган Калашников автоматын төзүче Михаил Тимофеевич Калашников турында сөйләделәр.