22 сентябрендә "Бәхетле ана" технологиясен гамәлгә ашыру кысаларында Тукай районы «Шәфкать» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы Ләйсән Насырова «Йөкле хатын-кызлар өчен арттерапия» дигән темага практик дәрес үткәрде. Йөкле кешеләр белән практик дәрес арттерапия ысулы белән танышуга, йөкле кешенең психо-эмоциональ һәм физик халәтен яхшыртуга, иҗади потенциалны активлаштыруга юнәлдерелгән иде. Дәреснең төп бурычлары-арттерапия ярдәмендә эмоциональ халәтне үз-үзен җайга салу ысуллары белән таныштыру. Дәрес барышында «Чәчәкләр Белән Арттерапия», «Каракүлләр белән Арттерапия», «Әкиятләр рәсеме» күнегүләре үткәрелде. Чарада 6 йөкле хатын-кыз катнашты.