Кнәз авыл җирлегендә дә шәхси эшмәкәр Хуршед Муродов һәм җирлек башлыгы Тамара Белова Кыш бабай һәм Кар кызы белән бергәләп инвалид балаларны Яңа ел күчтәнәчләре белән сөендерделәр. Иганәчеләр дүрт бала – Альберт Шәрәфиев, Данил Рәхмәтуллин, Даниил Кащеев һәм Руслан Гайнетдиновның өйләрендә булдылар.