Районы Советының дүртенче чираттан тыш утырышы узды.

2015 елның 2 гыйнвары, җомга
29 декабрьдә Тукай муниципаль районы Советының дүртенче чираттан тыш утырышы узды.  Утырышны муниципаль район башлыгы В. Хаҗиев алып барды.
 
Көн тәртибенә 2014 елның 16 декабрендә кабул ителгән «Тукай муниципаль районының 2015 елга һәм 2016, 2017 елларның планлы чорына бюджет турында»гы 34/2 номерлы карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турындагы мәсьәләсе куелган иде. Әлеге мәсьәлә буенча район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, финанс-бюджет палатасы рәисе Л. Хуҗагалиева чыгышы тыңланды. Өстәмә доклад белән Биклән авыл җирлегеннән депутат, бюджет, салым, финанслар һәм икътисад буенча даими комиссия рәисе урынбасары М. Сәхбиев чыгыш ясады. Карар кабул ителде.
 
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International