Алкоголь һәм спиртлы эчемлекләрне законсыз сату очраклары турында хәзер www.uslugi.tatarstan.ru порталында «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы аша хәбәр итәргә була. Шушы ук порталда Дәүләт алкоголь инспекциясе бүлегендә алкоголь продукциясе партиясен теркәү номеры буенча легальлеген тикшерү мөмкинлеге бар.