30 август – Татарстан Республикасы көне эшләми торган бәйрәм көн булачак.
Быел бәйрәм көн булган 30 август якшәмбегә туры килә. Россия Федерациясе Хезмәт Кодексының 112 нче маддәсе нигезендә, эшләми торган бәйрәм көне гадәти ял көненә туры килгән очракта, бәйрәм ялы бәйрәм көненнән соң килүче эш көненә күчерелә. Шуна күрә якшәмбе ялы 31 августка күчә.
Шулай итеп, Татарстанда биш көнлек эш атнасы буенча эшләүчеләр 29, 30, 31 август көннәрендә ял итәчәк.