Президент саннар белән “шаяручы”ларны кисәтте

2013 елның 22 мае, чәршәмбе

18 майда ТР Хөкүмәт йортында видеорежимда үткән киңәшмәдә төзелеш программаларның үтәлеше, ветераннарны торак белән тәэмин итү, авыл хуҗалыгы тармагындагы мәсьәләләр каралды.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов авыл клубларын төзүдә графиктан соңга калучы районнарга, авыл хуҗалыгында күрсәткечләрне арттырып бирүчеләргә карата җитди кисәтү ясады. Ветераннарны торак белән тәэмин итү буенча чиратка басучыларның саны соңгы вакытта 18 меңгә җитү дә аны шикләнергә мәҗбүр итте. Бу исемлеккә лаеклылар гына кергәнме – шуны тикшерү бурычын куйды. Программа эшли башлаганда чираттагы ветераннарның саны 1800 кеше булган.

– Бу федераль акчалар һәм зур акчалар – аларның һәр тиене өчен җавап бирергә туры киләчәк, – дип кисәтте Рөстәм Нургали улы. Әлеге мәсьәләдә хилафлыклар була алмый.

Ветераннарны торак белән тәэмин итү программасы буенча 13 йорт төзелгән, тагын 110ны сафка бастырасы бар. Чиратка басучы кешегә 332 субсидия җитми, бу акчалар елның икенче яртысында булыр дип көтелә. Сүз уңаеннан, башкарма комитетның торак бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, районда бүген 7 ветеран фатирга чиратта тора. Президент җәйге чорда төзелеш программалары буенча эшләрне тизләтергә кирәклеген әйтте. Авыл клублары программасы буенча объектлар август аена төзелеп бетәргә тиеш. Әлегә 12 районда биналарның фундаменты гына салынган.

ТРның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовның чыгышында эшләнмәгән эшне арттырып язу кебек тискәре күренеш тәнкыйтьләнде. Терлекчелектә, гадәттә, “сөткә су кушуларны” товарлылык дигән графа бик яхшы күрсәтә. Кайдадыр ул 80 процент булса, икенче бер хуҗалыкта 160 процент. Бу саннарның һәм чәчелгән мәйданнарның чынбарлыкка туры килүен министрлык белгечләре июнь башында районнарга чыгып тикшерәчәк. Алдап язучыларга вазыйфаларыннан алыну, ә эшләре прокуратурага җибәрү яный.

Министрның чыгышында ит җитештерү өлкәсендә “Кама-Бекон”, “Чаллы-Бройлер” җәмгыятьләре уңай яктан телгә алды. “Кама-Бекон” шушы көннәрдә яңа сугым комплексында сугым өчен мөгезле эре терлек кабул итә башлый.

 

Якты юл


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International