Көн тәртибенә куелган мәсьәләләрнең берсе район ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасы җитәкчесен сайлау иде. Моңа кадәр оешманың рәисе булып эшләгән Мәүлетҗан Хисамиевның икенче хезмәткә күчүе сәбәпле, аның китәргә теләк белдергән гаризасы канәгатьләндерелде. Ул Яр Чаллы шәһәре ветеран спортчылар советына җитәкче булып китә.
Җыелышта район ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасы җитәкчесе итеп бертавыштан Фәйрүзә Фаяз кызы Вәҗиева сайланды
Ветераннар белән очрашуда район башлыгы Фаил Камаев чыгыш ясады. Ул ветераннарга яшь буынны тәрбияләүдәге, милли традицияләрне дәвам итүдәге хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте, киләчәктә дә шул юнәлештә эшләүләрен һәм исәнлек-саулык теләде.
Җыелышта өлкәннәр декадасында булачак чаралар хакында да эшлекле сөйләшү булды.