Идиятуллина Сәмигә Кашап кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте .

2021 елның 27 сентябре, дүшәмбе

Тукай районында яшәүче тыл хезмәтчәннәрен котлау дәвам итә. Югары Байлар авылыннан Идиятуллина Сәмигә Кашап кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте .Бу истәлекле вакыйга уңаеннан юбилярны район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илфак Бариев ,туганнары һәм күршеләре котлады .

Илфак Шамил улы җылы һәм изге теләкләр белән Сәмигә Кашап кызына Россия Президенты Владимир Путин исеменнән котлау открыткасы, истәлекле бүләкләр тапшырды, сәламәтлек, озын гомер һәм күңел күтәренкелеге теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International