Кояш Татарстан Республикасында эфир телерадиоканалларын кабул итүгә сентябрь-октябрь айларында йогынты ясарга мөмкин

2021 елның 28 сентябре, сишәмбе

 

27 сентябрьдә Татарстан Республикасы өстендә көзге интерференция башлана,бу Кояш дулкыннарының телевизион сигналны өзә ала торган күренеше. Күпчелек цифрлы эфир телевидениесе кулланучылар, мөгаен сурәтләрдә үзгәрешләр курергә мөмкин ,кайбер очракларда рәсемнәрдә  кыска вакытлы «туңу», аның пиксельләргә таралуы, хәтта озак вакыт югалу ихтималы да бар.

"Кояш комачаулыклары " тәүлегенә 5 минуттан да артык түгел, иртәнге һәм көндезге сәгатьләрдә – 11.34 тән 12.41 гә кадәр булырга мөмкин. Республикада көзге конференция 20 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Интерференция моментлары графигы  РТРС сайтында (смотрицифру.рф)«Телерадиосигналны кыска вакытлы өзү» бүлегендә һәм телетамашачы Кабинетында, шулай ук бушлай «Телегид» мобиль кушымтасында басылып чыга.

ММЧ өчен контактлар: Тел. 8(843) 239-20-49, т. 9728 E-mail: ckp_tatarstan@rtrn.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International