Мәдәният хезмәткәрләренең район конференциясе булып узды.

2021 елның 30 сентябре, пәнҗешәмбе

Кичә ,29 сентябрь көнне, Новотроицкое авылында мәдәният хезмәткәрләренең район конференциясе булып узды.

Көн тәртибе: 2020-2021 елларда башкарылган эшләргә йомгак ясау һәм киләсе елга планнар турында фикер алышу.

Чарада   район башлыгы Фаил Камаев, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илфак Бариев, районның мәдәният һәм ял үзәге директоры Илнур Сәхбетдинов, авыл җирлекләре башлыклары, мәдәният йортлары директорлары, китапханәчеләр, балалар сәнгать мәктәпләре һәм музей хезмәткәрләре катнашты.

Киңәшмәдә күпьеллык һәм намуслы хезмәтләре өчен район мәдәният хезмәткәрләре бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International