ЯҢАЛЫКЛАР


18
декабрь, 2017 ел
дүшәмбе

18 декабрь көнне Яр Чаллы шәһәренең пенсия фонды идәрәсе  бүлегендә(32/1 йорт,1 этаж) "Изгелек көне" дигән хәйрия  ярминкәсе узды

Көзге-кышкы чорда сулыкларда куркынычсызлык таләпләрен саклау максатыннан Новый поселогы мәктәбендә  ПСП №6 МЧС РТ  башлыгы Горбунов  Тимур Эдуардович  тарафыннан мәктәпләрдә укучылар белән профилактик әңгәмәләр үткәрелде

 

Бүген  Кенәз мәктәбе  каршында   укучыларны ЮНАРМИЯ сафларына  алдылар

Россия Президенты Указы белән «Россия мәктәп укучылары хәрәкәте» гомумроссия иҗтимагый-дәүләт балалар һәм яшүсмерләр оешмасы  төзелгән иде.Быелгы  съезда  Кече Шилнә мәктәбенең педагог-оештыручысы   Даутова И.Г катнашты

Комсомол мәктәбенең 6 класс укучысы  Холов Раиль Яр Чаллы шәһәре Беренчелегенә уздырган ТХЭКВОНДО ярышларында  1 һәм  3 урыннага ия булды. Котлыйбыз!

РФ Конституциясе көнендә Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның яшь гражданнарына паспортлар тапшырды,алар арасында Калмаш мәктәбеннән Вәлиева Динара да бар иде! Котлыйбыз!

Бәтке мәктәбенең А.Мохота җитәкләгән экоотряд "Чиста була" дигән  яшьләр хәрәкәте бәйгесендә катнашты һәм  отряд бүләкләүгә лаек булды.

 Казан ярминкәсе («Word Skils Russia»). хәрәкәтенең “Яшь профессионаллар”  дип аталган    төбәкара чемпионат кысаларында уздырылган кургәзмәдә "Советлар Союзы Герое  Н.Шәрипов исемендәге Теләнче-Тамак мәктәп"тән  40 укучы катнашты

Иштирәк авылында «Якташыбыз – Советлар Союзы Герое» дип аталган хәрби-спорт эстафетасы узды. Әлеге чара Иштирәктә туып-үскән Советлар Союзы Герое Кәлимулла Якуповның истәлегенә багышланган иде һәм Иштирәк авыл җирлегенең башкарма комитеты, районның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге ярдәмендә узды. Иштирәклеләрдән тыш ярышта Биклән һәм Мәләкәс авыллары командалары катнашты. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International