Көзге-кышкы чорда сулыкларда куркынычсызлык таләпләрен үтәмәү аркасында ел саен суда уннарча кешенең, шул исәптән балаларның гомере фаҗигале төстә өзелә.Кичке һәм төнге вакытта боз зур булмаган авырлыкны чыдата, ә көндезләрен кояш нурлары тәэсирендә ул көпшәкләнә, йомшаклана. Беренче боз хасил булу белән балаларның хоккей уйнау һәм шугалакта шуу теләге барлыкка килә. Ата-аналар балаларын караучысыз елга буена җибәрмәсеннәр иде. Һәммәбезгә дә игътибарлы булу һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәү мөһим.
Шул сәбәпле, Новый поселогы мәктәбендә ПСП №6 МЧС РТ янгын сүндерү пункты хезмәткәрләре башлыгы Горбунов Тимур Эдуардович тарафыннан мәктәпләрдә укучылар белән профилактик әңгәмәләр үткәрелде