2021 елның 6 октябрендә 14.00 сәгатьтә Тукай район Советының XIII утырышы була

2021 елның 4 октябре, дүшәмбе

6 октябрендә 14.00 сәгатьтә Тукай муниципаль районы Советының XIII утырышы була .

 Көн тәртибендә түбәндәге сораулар карала:

1. «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы «муниципаль берәмлеге Уставы турында»карар проекты турында

2. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Калмия авыл җирлегенең генераль планы проектын раслау турында

3. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Борды авыл җирлегенең генераль планының бер өлешен юкка чыгару һәм генераль планына үзгәрешләр кертү турында

4. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Сәмәкәй авыл җирлегендә җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында

5. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы территориясендә муниципаль җир контроле турындагы нигезләмәне раслау хакында

6. Тукай муниципаль районы Советының 2011 елның 27 декабрендә кабул ителгән 9/9 санлы «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе турында»гы карарына үзгәрешләр кертү турында

7. Бюджет, салымнар һәм икътисадый сәясәт буенча даими комиссия составына үзгәрешләр кертү турында

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International