ЯҢАЛЫКЛАР


27
февраль, 2018 ел
сишәмбе

Агымдагы елның 2 мартында, 9.00 сәгатьтә, Тукай муниципаль район  Советының  чираттан тыш утырышы уза.

 

 Татарның бөек лидеры, каһарманы, әдибе, яклаучысы ГАЯЗ ИСХАКЫЙНЫҢ тууына 140 ел. Шул уңайдан Татарстан  поселогы китапханәсендә «Долгое возвращение»дигән китап кургәзмәсе  оештырылды.

Әгәр сез түләүләрне интернет аша түгел, ә,гадәттәгечә, почта бүлекчәләрендә яки банк аша башкарасыз икән, кайбер күңелсезлекләрдән котылу өчен квитанцияләрне берникадәр вакыт сакларга киңәш итәбез.

 

26 февраль көнне   Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасының   экогогия  һәм тәбигатьне саклау  комитеты  түгәрәк өстәл артында «О реализации мероприятий, направленных на сохранение и предотвращение загрязнения реки Волги»дигән темага сөйләшү уздырды.  Анда   РФ Дәүләт Думасы депутаты,  икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина катнашты һәм чыгыш ясады.

Россия Гадәттән тыш хәлләр Министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр иткәнчә, 27 февраль көнне аязучан болытлы һава торышы күзәтеләчәк. Урыны белән көчле кар, аерым районнарда буран вәгъдә итә синоптиклар.

2018 елдан балалы гаиләләргә ярдәм йөзеннән берничә программа гамәлгә ашырылачак. Беренчедән, “Ана капиталы” 2021 елның 31 декабренә кадәр озайтылса, икенчедән, “капитал”ны мәктәпкәчә белем алуга юнәлтүдә өч еллык мораторий алына һәм соңгысы – “Ана капиталы”н өлешләп алып булу мөмкинлеге.

Яңа Бүләк авыл китапханәсендә   “Тапкырларга -табышмак”дигән  библиосәгать узды 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International