Татарның бөек лидеры, каһарманы, әдибе, яклаучысы ГАЯЗ ИСХАКЫЙНЫҢ тууына 140 ел. Шул уңайдан Татарстан поселогы китапханәсендә «Долгое возвращение»дигән китап кургәзмәсе оештырылды.
Кыскача Г.Исхакый турында.
Г.Исхакый әдәби мирасының шактый зур өлеше драматургия өлкәсенә карый. Аның каләме белән дистәдән артык сәхнә әсәре языла. Ул милли драматургиянең формалашуына, үсешенә зур өлеш кертә. Г.Камал, Г.Кариев, М.Фәйзи, К.Тинчуриннар белән бергә, татар театрының нигезләрен салыша, аның бинасын коручылардан була. Аның «Алдым-бирдем», «Тартышу», «Җәмгыять», «Мөгаллимә», «Зөләйха», «Җан Баевич», «Олуг Мөхәммәд», «Хәят юлында» пьесалары татар драматургиясе һәм театрның алтын фондын тәшкил итәләр.
Туган илен ташлап киткәндә әдипкә әле 40 яшь кенә була. Иҗат кешесе, сәясәтче өчен бу – өлгергәнлек вакыты. Әле күп эшләр башкарырга, Ватаныңа һәм халкыңа, аның рухи-мәдәни үсешенә күп файда китерергә мөмкин. Әмма әдип, үз иленнән, туган туфрагыннан, милли мохиттән аерылып, чит җирләрдә гомер итәргә мәҗбүр. Аның кебек үк, сәяси мөһаҗирлекнең ачы язмышын, 1917 ел Октябрь инкыйлабын, Совет властен кабул итмәгән башка татар шәхесләре – Й.Акчура, С.Максуди, Г.Баттал-Таймас, Г.Терегулов һ.б. әдип-галимнәр, сәясәтчеләр башларыннан кичерәләр.
Г.Исхакый чит җирдә мөһаҗирлектә чакта да әдәби иҗатын да, иҗтимагый-сәяси эшчәнлеген дә туктатмый. Ул төрле илләргә таралган милләттәшләре, татар эмигрантлары белән даими элемтәдә яши, нәшрият эшләре белән шөгыльләнә, татарның чит илдә дәвам иткән милли-азатлык хәрәкәтенә җитәкчелек итә, рухи юлбашчы ролен үти.
Әдипнең «Идел-Урал» исемле мәшһүр тарихи-сәяси әсәре үз вакытында ук дөньякүләм яңгыраш ала, күп телләргә тәрҗемә ителә. 1933 елда Берлинда – татар, Парижда – рус һәм француз телләрендә, 1934 елда Токиода – япон, Варшауда (1938) – поляк, ә инде 1988 елда Лондонда яңадан рус телләрендә басылып чыга.
Бу хезмәт Г.Исхакый талантының тагын бер кырын ача, аның мәшһүр сәясәтче генә түгел, тарихчы-галим булуын да күрсәтә( http://matbugat.ru/enc/ishakyy-gayaz-207)
Бөек исмең синең илгә кайтты , Көнгә кайтты, Гаяз Исхакый . Яхшы исмең белән горурланып , Яши халык , күктә ай балкый. Яуширмәнең болын тугаенда Уйнап үскәнсездер, Исхакый Алсу гөлләр бүгенгесе көндә Синең баскан җиреңне саклый. Тау астында ага салкын чишмә , Җылы җирдә каеннар шаулый, Озак еллар “онытып" торган өчен , Кичер безне , кичер Исхакый (https://infourok.ru/prezentaciya-po-tatarskoy-literature-gayaz-ishakiy-milltebez-gorurligi-388090.html)