Үләт базлары тикшерелде

2013 елның 23 мае, пәнҗешәмбе

Узган атнада районның ветеринария берләшмәсе белгечләре райондагы биотермик чокырлар һәм үләт базларын тикшерү максатыннан рейдка чыкты. Өч көн дәвамында аларның төзеклеге, санитар таләпләргә туры килү-килмәве каралды.

– Биотермик базларның 26сын инде карадык. Гомумән алганда, аларның торышы канәгатьләнерлек. Вак кимчелекләр бар, әлбәттә. Әйтик, кайберләрендә йозак, температураны тиешле нормада тота торган суырту торбалары, коймалар юк. Шул хакта авыл җирлеге башлыкларына хәбәр итәбез, алар үз чиратында әлеге җитешсезлекләрне төзәтергә бурычлы, – диде районның табиб-эпизоотологы Рәүф Насыйров рейдның икенче көнендә. – Хәзер себер түләмәсе консервацияләнүче 28 үләт базларын тикшерәбез, – дип тә өстәде.

Быел, райондагы барлык биотермик, үләт базларын төзекләндерү өчен, республика бюджетыннан җәмгысе 967 мең 960 сум акча бүлеп бирелгән. Шуның 763 мең 140 сумы – биотермик, 204 мең 820 сумы үләт базларын тәртипкә китерү, дезинфекция чараларын, инвентарь сатып алуга тотылган. Билгеле инде, кимчелекләр дә юк түгел. Бу әлеге дә баягы ватык коймалар, йозакларның булмавы, мәгълүмати белешмәләрнең искерүе яисә аларның бөтенләй булмавы. Монда җирлек җитәкчелеген генә гаеп итү дөрес булмас иде. Күп очракта җирле халык үзе зыян сала: тимеренә кызыгып коймаларны сүтә, йозакларны кисә. Мәсәлән, Мәләкәс авыл җирлеге территориясендә урнашкан үләт базы нәкъ менә шундый кешеләр аркасында кызганыч хәлдә. Кайсыдыр хәерсезләре аның коймасын сүтүдән генә разый калмыйча, баганаларына кадәр төптән тартып чыгарып, алып киткәннәр. Олы гаугадан сон тәртипкә китерелгән Бикләндәге үләт базының да капка йозагын кисеп, эчендә нидер эзләгәннәр.

– Нәрсә табарга өмет итәләрдер анда – һич кенә дә аңлый алмыйм. Ләкин андый кешеләр үзләренең никадәр куркыныч җирдә йөрүләре хакында уйлап та карамыйлар, күрәсең. Алай гына да түгел, аларның иминлекләре турында уйлап, шушы базларны карап торучыларның хезмәтен дә хөрмәт итмиләр булып чыга. Киселгән йозак урынына яңасын куясың гына, икенче килүдә шул ук күңелсез күренешкә тап буласың. Менә шундый “кызыксынучылар” аркасында җирле җитәкчеләр һәм ветеринария табиблары барлык инвентарьны үзләрендә сакларга мәҗбүрләр. Гәрчә, санитар кагыйдәләр буенча аларның баз территориясендә саклануы таләп ителсә дә, – дип борчуын белдерде Рәүф Ягъфәр улы.

Тикшерү белән Бәтке авыл җирлеге территориясендә урнашкан үләт базына килгәч, анда безне “Чаллы яшелчәсе” хуҗалыгының баш ветеринария табибы Илдус Якупов каршылады. Әлеге баз алар җәмгыяте карамагында икән.

Биредә бөтен санитар кагыйдәләр үтәлгән: санитар саклау зонасы башка объектлардан тиешле ераклыкта (тимер юл һәм автомобиль юлларыннан – 50-300 метр, торак, җәмәгатьчелек биналарыннан, терлекчелек комплексларыннан – 1000 метр), базның территориясе ике метр биеклектәге тоташ койма белән әйләндереп алынган. Эчке яктан 0,8-1,4 метр тирәнлектә һәм 1,5 метрдан да ким түгел киңлектә траншея казып куйганнар. Якында гына дезинфекция чараларын, корал һәм махсус эш киемен саклау өчен урын булдырылган. Моннан тыш, Илдус Илгиз улы үләт базын даими тикшереп, аңа күз-колак булып тора. Районның ветеринария берләшмәсендә Илдус Якуповны, аның карамагындагы үләт базын башкаларга үрнәк итеп куялар.

Рейд ахырында ачыкланган барлык кимчелекләр теркәп куелды, актлар төзелде. Барлык җитешсезлекләрне бетерү өчен, авыл җирлекләренең көзгә кадәр вакытлары бар. Чираттагы шундый рейд көзге уңышны җыю чорына планлаштырылган.

 

Якты юл

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International