Круглое Поле кызы Азалия - Универсиада волонтеры

2013 елның 23 мае, пәнҗешәмбе
Казанда үтәчәк җәйге Универсиада уеннарына санаулы көннәр генә калып бара. Әлеге киң колачлы чарада Круглое Поле поселогы кызы Азалия Гарифуллина волонтер буларак катнашачак.
Районыбыз мәктәпләрендә Универсиада дәресләре кысаларында үткән чарага Азалия дә килгән иде. Хәзерге вакытта кыз Казан (Идел буе) федераль университетының "Менеджмент" белгечлеге буенча белем ала. Азалия "Универсиада-2013" волонтерлык хәрәкәте оештырылып җибәрелгәннән үк анда катнашу теләген белдергән. Барлыгы волонтерлардан 45 000 гариза килгән, ләкин шулар арасыннан 20 000 кешене генә сайлап алганнар. Алар арасында районыбыз кызы да булуы - үзенә күрә бер горурлык.
Универсиадага багышланган дәрестә Азалия мәктәп укучыларын волонтерның эш тәртибе белән таныштырды. Шулай ук һәрбер волонтерга биреләчәк футболка, поло, ветровка, шорты, чалбар, сумка, кроссовки һәм кепка турында әйтте. Алар җыенысы кызыл төстә булуын искәртте. Моннан тыш, Азалия аңа бирелгән мультсервислы картаны да күрсәтеп үтте. Әлеге карта белән волонтер Универсиаданың барлык объектларына да керә алачак. Укучыларга гына түгел, укытучыларга да Азалия үзенең камил рәвештә инглиз телен белүен дә күрсәтте. Казанда Универсиада үтү белән, Азалия Сочида үтәчәк Олимпия уеннарында да волонтер булып катнашырга тели, ул инде гариза тапшырган. 


Якты юл
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International