Шилнәбаш авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Бураева Анфиса Николаевна үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны котларга Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары И.Ш. Бариев, авыл җирлеге башлыгы һәм мәдәният хезмәткәрләре килгән иде. Җылы һәм изге теләкләр белән Анфиса Николаевнага Россия Президенты В.В. Путин исеменнән котлау открыткасы һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар, аңа сәламәтлек, озын гомер һәм күңел күтәренкелеге теләделәр.
.jpg)