Татарстанда өлкән яшьтәге гражданнар өчен күчемсез милекне рәсмиләштерү буенча кайнар линияләр узачак.

2021 елның 6 октябре, чәршәмбе

Өлкәннәр декадасы кысаларында Татарстан Росреестры һәм Кадастр палатасы экспертлары ике көн дәвамында, 7 һәм 8 октябрьдә Өлкән буын вәкилләре өчен күчемсез милеккә хокукларны рәсмиләштерү буенча бушлай консультацияләр үткәрәчәк.

Гамәлдәге чикләү чаралары белән бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы буенча консультация чаралары «кайнар линия " форматында узачак.

«Кайнар линия» гә шалтыратып, гражданнар түбәндәгеләрне белә ала:

- күчемсез милекне ни өчен теркәргә кирәк;

- үз күчемсез милегеңне мошенниклар  гамәленнән  ничек якларга;

- дача яки гараж амнистиясеннән ничек файдаланырга;

- сезнең җир кишәрлегенең чикләре бозылган очракта нишләргә?

Казанда гражданнардан шалтыратулар 10нан 12 сәгатькә кадәр 255 25 71 телефоны буенча кабул ителәчәк.

Республиканың башка шәһәр һәм районнарында «кайнар линия " телефоннары Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе сайтында «Гражданнар мөрәҗәгатьләре» - «кайнар линияләр»бүлегендә урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International