6 октябрь көнне Кенәз мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән " Белергә. Яратырга, Сакларга" дигән танып -белү сәгате уздырды. Балаларга планетабызның һәм тулаем табигатебезнең үлгән хайваннар, үсемлекләр төрләрен ничек сакларга кирәклеге турында сөйләделәр. Балаларга төрле ситуацияләр тәкъдим ителде, уеннар һәм конкурслар әйләнә-тирә мохитне саклауның ни дәрәҗәдә мөһим һәм кирәк булуын ачык күрсәтергә ярдәм итте.