Өлкән яшьтәге гражданнар арасында йөзү буенча ярышлар узды

2021 елның 8 октябре, җомга

2021 елның 7 октябрендә Круглое Поле поселогының «Акчарлак» ябык йөзү бассейнында өлкән яшьтәге гражданнар арасында йөзү буенча ярышлар узды. Ярышларда районның авыл җирлекләреннән 10 команда катнашты.
Ярышларны үткәрү программасы үз эченә алды:
- ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында индивидуаль ярышлар. Дистанция 25 метр (ирекле стиль). Әлеге норматив ГТО исәбенә кертелде.
- 2 х 25 м. га йөзү буенча катнаш эстафета (ирекле стиль). Ярышларда 2 команда катнашты.
Ярышлар нәтиҗәләре буенча, шәхси ярышларда җиңүчеләр булдылар:
- ирләр арасында:
1 урын-Борисов Анатолий (Мәләкәс),
2 урын-Садиков Илһам (Мусабай Завод),
3 урын-Карпов Владимир (Күзкәй);
- хатын-кызлар арасында:
1 урын-Шәвәлиева Гөлнур (Иштирәк),
2 урын-Самохина Ирина (Шилнәбаш),
3 урын-Стасенок Елена (Күзкәй).
Катнаш эстафетада Күзкәй авыл җирлеге командасы җиңде, икенче һәм өченче урыннарны Иштирәк һәм Шилнәбаш авыл җирлекләре яулады.
Команда зачетында беренче урынны Күзкәй авыл җирлеге командасы, икенче урынны Мәләкәс авыл җирлеге, өченче урынны Иштирәк авыл җирлеге командасы алды

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International