Укытучылар көнендә район педагогларын хөрмәтләделәр

2021 елның 8 октябре, җомга

   5 октябрьдә Россиядә ел саен укытучылар көне билгеләп үтелә. 6 октябрь көнне "Энергетик" мәдәният йортында Укытучылар көненә һәм Тукай муниципаль районының мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара узды. Бу ике бәйрәмне районда, барлык мәгариф хезмәткәрләрен хөрмәтләү өчен, бер көнне оештырдылар. Тантанада муниципаль район башлыгы, район мәктәпләре, балалар бакчалары һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре педагоглары, шулай ук педагогик хезмәт ветераннары катнашты.

Ел саен район педагоглары хөрмәтенә тантаналы, бәйрәмчә һәм җылы дустанә атмосферада чара үткәрелә. Район педагогик җәмәгатьчелеген һөнәри бәйрәмнәре белән район башлыгы Фаил Камаев һәм мәгариф идарәсе начальнигы Айрат Ибраһимов чын күңелдән котладылар.

Фаил Мисбахович педагогларга һөнәренең әһәмиятен, һәр кешенең тормышында укытучының зур ролен ассызыклап, көндәлек игелекле хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, барысына да сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм иҗади уңышлар теләде, педагогларга пандемия чорында үз эшенә ныклык һәм җаваплы караулары өчен рәхмәт белдерде.

Бәйрәм тантанасы барышында иң яхшы педагогларга бүләкләр тапшырылды. Бу көнне күпләр югары бүләкләргә лаек булды.

Гүзәл Уразова – Татарстанның атказанган   һәм халык артисты,Башкортстанның атказанган   артисты  бу көнне педагогларга бәйрәм кәефе  бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International