Районда тагын бер модульле фелдьшер-акушерлык пункты файдалануга тапшырылды. Бу юлы әлеге сөенечле вакыйга ЯңаБайлар авылында булды. Аны ачу тантанасына авыл халкы җыелган, аларның сөенечләрен уртаклашырга кунаклар: Президент аппаратыннан Фәнис Нуриев, шәһәр сәламәтлек саклау департаменты җитәкчесе Илнур Низаметдинов, район хакимияте башлыгы Васил Хаҗиев, районның баш табибы Галим Сабирҗанов, әлеге шифа йортын төзүдә, монтажлауда каташкан оешмалар җитәкчеләре килгән иде.