10ар килограмм шикәр комы бүләк итте

2021 елның 13 октябре, чәршәмбе

Мерәс авылында Өлкәннәр көне авыл клубында үткәрелде. Клуб мөдире  Илнара Харисова кул осталарының эшләреннән бик матур күргәзмә оештырган иде. Анда Фәридә Әшрәфуллинаның, Ильмира Гайсинаның, Рәсимә Юнысованың, Гөлшат Нуртдинованың эшләре бар иде. Сәйдәшев исемендәге хужалык мул өстәл әзерләтте. Сәхнәдә авыл үзешчәннәре әзерләгән концерт булды.
Икенче көнне Сәйдәшев исемендәге хуҗалык һәрбер өлкән кешегә 10ар килограмм шикәр комы бүләк итте.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International