Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында Борды һәм Җәйләү авылы ветераннарына бүләк тараттылар. Шушы җирлектән сайланган район Советы депутаты, уңышлы эшмәкәр, танылган меценат Равил Миңнехуҗин авылга зур бүләкләр белән килде. Ул 170 ветеранга ит ризыкларыннан торган җыелма тапшырды. Депутат йөри алмаган олы яшьтәге кешеләрнең өйләренә барды, хәлләрен белеште, бүләкләрен тапшырды.