Яшь фермер мәктәбе турында

2021 елның 13 октябре, чәршәмбе

2021 елның 27-29 октябрендә «Идел» яшьләр үзәге базасында кече хуҗалык рәвешләрендә авыл хуҗалыгы җитештерү эшчәнлеге өлкәсендә база компетенцияләрен үстерүгә юнәлдерелгән «ФерМир» яшь эшкуар мәктәбе (алга таба – Мәктәп) узачак. Чара «Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасының «фермерларга ярдәм итү системасын булдыру һәм авыл кооперациясен үстерү» төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә уза.

Үткәрү урыны: Лаеш районы, Матюшино авыл җирлеге, Садовая ур., 7 йорт («Волга " ЯҮ). Мәктәптә катнашу өчен 2021 елның 22 октябренә кадәр түбәндәге сылтама буенча электрон гариза тутырырга кирәк: https://clck.ru/Y2oPr 

Приложение   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International